Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә Татарстан Республикасының VI ачык чемпионаты кысаларында “моржлар”ның ХХХVII традицион бәйрәме узды

"Салкын суда коену организмны чыныктыра, сәламәтлекне ныгыта, төрле авырулардан профилактика чарасы булып тора", - диде кышкы йөзү буенча калабызда 23-24 февральдә узган Татарстан Республикасының VI ачык чемпионатында һәм аның кысаларында оештырылган "моржлар"ның ХХХVII традицион бәйрәмендә катнашучылар. Шәһәр күле ике көн буе су чәчрәгән, шатлыклы тавышлардан гөрләп торды.

Әлмәт узган ял көннәрендә Алабуга, Лениногорск, Бөгелмә, Зәй, Түбән Кама, Чабаксар, Тольятти, Пермь, Ульяновск, Октябрьск, Җәлил,

Можга, Воткинск, Уфа һәм башка төбәкләрдән килгән кышкы йөзү буенча иң яхшы спортчыларны кабул итте. Кунакларның күплеге кышкы йөзүгә игътибар арта баруы турында сөйли. Нептун бәйрәмендә дә йөздән артык йөзүче катнашты. Көннең салкынлыгы алар өчен әллә бар, әллә юк. Бәйрәмне ачу тантанасында чыгыш ясап, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов та бүген сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген, аңа өлкәннәрнең генә түгел, балаларның да җәлеп ителүенең шатлыклы күренеш булуын ассызыклады.

ТР кышкы йөзү федерациясе рәисе В.Р.Мальцев фикеренчә, салкын су бары тик көчле рухлыларны гына ярата.

Бәйрәм тамашасын карарга килүчеләр байтак иде. Алар һәрбер чыгышны сокланып күзәтте. Әнә боз өстендә Нептун, Су анасы, Көнчыгыш гүзәле, акробатика күнегүләре белән "Айсберг" сәламәтлек үзәгенә йөрүче кызлар пәйда булды.

"Моржлар" боз белән элпәләнеп торган салкын су аркылы аркан да тартышты, әлеге бәйгедә матурлык җиңде: гүзәл затлар "эһ" дигәнче баһадирларны суга тартып төшерде. Кечкенә "аккошлар"ның бозда яланаяк биюе, аннан суда йөзүләре, балаларның бозлы суда коенуы, катнаш эстафета, ачык һавада парлану шулай ук күңелле күренеш, сәламәт яшәү рәвешенә дәшү булды.

Ветераннар йөзүендә бәкедә бер буш урын калмады дисәк, ялгышмабыздыр. Гөлсинә Нурәхмәтованың кышкы йөзү белән шөгыльләнүенә 30 ел, Сергей Жуковский 28 ел йөзә, Анна Садрова Находкадан Владивостокка кадәр, Байкал аша йөзүдә катнашкан, "Алнас" ветераны Гөлсинә Габбасова, нефтебаза ветераны Галина Куликова, Мортазиннар гаиләсе һәм башкалар бертавыштан салкын суны үз итә башлаганнан соң үзләрен сау-сәламәт тоюларын, авырмауларын җиткерделәр.

Бу көнне кемнәрдер үз теләге белән "морж" булды, аларны моңа багышлау йоласы да уздырылды. Мисал өчен, "Аек Әлмәт" клубына йөрүче сигез кеше чыныгуның әһәмиятен билгеләп үтеп, салкын суда чирканчык алды. Ирексездән "морж" булучылар да күзәтелде: боз кырыенда торган фотограф аягы таеп бәкегә егылып төште, аңа ярдәмгә ашыккан икенче бер ир-атка да салкын суның "тәмен" тоярга туры килде. Нептун аларны да "морж"лыкка багышлап медаль тапшырды.

Әлмәткә чит төбәкләрдән килүчеләр калабызда ярышлар һәм мондый бәйрәмнәр оештыру өчен барлык шартлар тудырылуын, биредән күтәренке кәеф белән таралышуларын әйттеләр.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250