Әлмәттә Россия кубогы Бөтенроссия теннис турниры узачак
31 гыйнвар-9 февраль көннәрендә Әлмәттә Россия кубогы Бөтенроссия теннис турниры узачак
Ярышларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Самара, Новосибирск, Екатеринбург, Ярославль, Тольятти, Сочи шәһәрләреннән килгән иң көчле спортчылар көч сынашачак. Турнир 3 февраль көнне 10.00 сәгатьтә тантаналы рәвештә ачыла. Җиңүчеләрне 9 февральдә 15.00 сәгатьтә, ярышларны ябу тантанасында бүләкләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа