Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы үтә

Фәхреддин исемендәге 1 санлы гимназиядә мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасының төбәк этабы кысаларында волейбол ярышы узды. Анда шәһәр һәм район мәктәпләреннән 16 команда катнашты.

Шәһәрдәге 1, 2, 6, 10, 11, 13, 15, 16, 18, 24, 25 санлы мәктәпләр, 1 нче лицей, 1нче гимназия, Сәрән, Кәләй һәм Кичүчат авылы гомумбелем бирү учреждениеләре арасында барган кызу "бәхәс"тә беренче урынны 1 лицей командасы яулады. Пьедесталның икенче баскычына 24 мәктәп укытучылары күтәрелде. Өченче урында 1 гимназия һәм 16 санлы мәктәп командалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса