Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә медицина хезмәткәрләренең IX “Сәламәтлек” спартакиадасы финиш сызыгына җитте

Бәйге былтыр сентябрьдә старт алган иде.

Анда 7 дәвалау-профилактика учреждениесеннән 13 команда катнашты. Әлмәтнең сәламәтлек саклау системасында 3,5 мең кеше эшли. Шуларның 1500 е физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнә. Медиклар спортның волейбол, бильярд, өстәл теннисы, чаңгы, аркан тартышу, җиңел атлетика, шахмат, йөзү, ату кебек 11 төренә хәерхаһлы. «Физкультура һәм спорт әлеге һөнәр ияләренең күптәнге юлдашы, ышанычлы дусты һәм теләктәшлек чарасына әверелде. Нәкъ менә сез сәламәтлек өчен көрәшнең әһәмиятен үз үрнәгегездә чагылдырасыз", - дип искәртте спартакиадада катнашучыларны сәламләгәндә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов.

IX спартакиадада медсанчасть ир-егетләре беренчелекне яулады. Икенче баскычка Әлмәт стоматология поликлиникасы, өченчегә ашыгыч ярдәм станциясеннән егетләр командасы күтәрелде. Хатын-кызлар арасында I урынны ашыгыч ярдәм станциясе хезмәткәрләре яулады, II-III нчегә шул рәвешчә психоневрология һәм туберкулезга каршы диспансерлар лаек булды.

Фото Әлмәт муниципалңә районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250