Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә кышкы йөзү буенча республика ачык чемпионаты узды

Узган ял көннәрендә Әлмәтнең шәһәр күле тирәсе шау-гөр килеп торды.

Биредә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чын бәйрәм үткәрелде. Батыр ирләр һәм кыю хатын-кызлар - аек һәм сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары кышкы йөзү буенча 7 нче республика ачык чемпионатына җыелдылар. «Айсберг» сәламәтлек үзәге исә бу көнне 38 нче тапкыр Нептун көне үткәрде.

Көн шактый ук салкын булуга да карамастан (якшәмбе иртән термометр баганасы -26 градусны күрсәтә иде), шәһәр күлендәге бәке янына Россиянең 10 шәһәреннән, Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашстан республикалары, шулай ук Самара өлкәсе һәм Пермь краеннан кышкы йөзү осталары килгән иде. Аларның барысын мәртәбәле кунаклар, шулар исәбендә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр урынбасары Сергей Иванов сәламләде.

Шәхси беренчелек буенча ярышлар бер көн алдан үткәрелеп, анда катнашучылар күлнең бозлы суында 25, 50, 100 һәм 300 метрлы дистанцияләрне йөзеп үтүдә көч сынаштылар. Бәйрәм көнендә исә командаларны эстафета һәм аркан тартышу кебек бердәмлек сорый торган ярышлар көтте. Ә менә Нептун-агайның сокландыргыч Су кызлары, биюче «үрдәк бәбкәләре» - Әлмәтнең «Айсберг» үзәге ветераннары белән берлектәге көлкеле тамашасы бәйрәмгә тагын да ныграк ямь өстәде. Сәламәтлек бәйрәме үткәрү идеясен хуплап, Әлмәт «моржларына» көч биреп торырга аллы-гөлле әләм-шигарләр күтәргән «Аек Әлмәт» клубы вәкилләре дә килгән иде. Бу көнне 67 йөзүче күл суының «кайнарлыгын» үз тәне белән татыды. Ахыр чиктә Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләре җыелма командалары очколар буенча чемпионатның беренче урынын яуладылар.

Наталья КЛЮЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250