Әлмәттә Кыш Бабай призына тимераякта узыштылар
Шәһәр паркында яшүсмерләр клублары арасында Кыш Бабай призына тимераякта шуу буенча традицион ярыш оештырылды.
Быел анда 5 команда, 12-13 яшьлек 20 бала катнашты. Алар берничә эстафетада ярыштылар, уен барышында тимераякта, боз чанасында шудылар, кәшәкә белән алка куып узыштылар, төрле яклап осталыкларын күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә, беренче урынга "Родничок" клубы командасы чыкты, 2 нче һәм 3 нче урыннарны "Восток" һәм "Метеор" клублары бүлеште. Катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа