Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә инвалидларның I Спартакиадасы ачылды

Ярышлар 12 спорт төре буенча уздырылачак.

Бүген Әлмәттә спорт белән шөгыльләнүче 200 дән артык инвалид исәпләнә. Алар республика һәм бөтенроссия күләмендәге ярышларда катнашып, призлы урыннарга ирешәләр. Голбол, футбол, волейбол буенча Әлмәт җыелма командасы - инвалидлар спорты республика фестивале, республика чемпионаты җиңүчесе һәм призеры. Рамил Илалетдинов - чаңгыда узышу буенча дөнья кубогы чемпионы, Армен Маркарян - тимераякта шуу спорты буенча Россия кубогына ия, Ленар Дәүләтов - армспорт буенча Россия чемпионы, Рафаэль Хәйретдинов - армспорт буенча ТР чемпионы.

Ленар Дәүләтов һәм Рафаэль Хәйретдинов Россия җыелма командасы составы кергән һәм алар октярь аенда Польшада узачак армспорт буенча беренче дөнья чемпионатында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса