Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә хоккей буенча яшүсмерләр клублары арасында “Татнефть” Кубогына ярышлар башланды

"Юбилейный" спорт сараенда республиканың көньяк-көнчыгыш төбәкләрендәге хоккей буенча яшүсмерләр клублары арасында "Татнефть" Кубогына ярышлар башланды.

Бу - 13 нче турнир. Соңгы ике елда анда катнашучылар саны 2,5 тапкырга арткан. Бүген төбәктә хоккей инфраструктурасы белән тәэмин ителгән 90 нан артык үсмерләр клубы эшли. Быел төп трофей өчен 15 торак пункттан 56 команда көч сынашачак. Турнирны ачу тантанасында компания клубларга боз мәйданчыкларын карап тотарга барлыгы 16 млн сум акча тапшырды. Әлмәтнең урам хоккеен үстерүгә исә 7 млн сумга якын финанс бүленгән. Тантанада шулай ук узган сезонның иң яхшы тренерлары аталды. Быел остазлар арасында иң-иңнәр исемлегендә "Заря"дан Андрей Байдаров һәм "Искра" командасын әйдәүче Игорь Ананьев аталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250