Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә Хоккей-бабай барлыкка киләчәк

Киң күңелле, хәйләкәр, бик алкыллы да булган бабай «Нефтяник» командасының талисманы булачак.

Әлмәт хоккей клубы үткәргән конкурс комиссиясе әнә шундый карар кабул итте. Октябрь аенда ук әлеге конкурс старт алган иде инде. Бер ай эчендә оештыру комитиетына ике дистәдән артык эш килеп ирешелгән.

Ринат Камаловның - «Хоккей-бабай», Людмила Ямалееваның - «Бүре», Снежана Голубеваның - «Нефть тамчысы» эшләре аеруча кызыксыну уяткан. Хоккей-бабай исә Нефтезаврны да хайваннар дөньясының күпләгән җәнлекләрен дә узып җиңү яулуга ирешкән.

- Талисман буларак киң күңелле, хәйләкәр Хоккей-бабайны тәкъдим итүем юкка гына түгел. Ул үзендә миллилекне, команданың нәкъ менәТатарстанга каравын күрсәткән җыелма образ. Мондый бабайлар һәр гаиләдә дә бар. Ул бабайлар киң күңелле дә, шактый бай тормыш тәҗрибәсе булган, кирәк вакытта киңәш бирердәй дөрес юлга бастырырга сәләтле дә. Нефтяник» - Югары лигада иң яшь командаларның берсе. Хоккей-бабай авыр минутларда егетләргә ярдәм итәчәк, - ди конкурс җиңүчесе Ринат Камалов.

Хәзер исә аның эскиз идеясе махсус курчаклар ясау өчен белгечләргә тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса