Әлмәттә герой-шагыйрь Муса Җәлил призына милли көрәш буенча республика ярышлары узачак
12-14 февральдә бөтен республикадан көрәшчеләр Әлмәткә җыелып, иң көчлеләрне ачыклаячак.
Ватаным Татарстан газетасы раслаган көрәш буенча ярышларны ачу тантанасы Теннис-Сити спорт үзәгендә 13 февральдә 12.00 сәгатьтә башлана. Ярымфинал һәм финал ярышлары 14 февральдә 9.00 сәгатьтә старт ала. Шушы ук көнне 15.30 сәгатьтә җиңүчеләрне бүләклиячәкләр.
Искәртеп узабыз, Әлмәт көрәшчеләре соңгы 2 елда Татарстанда иң көчлеләре булып танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа