Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә елның иң яхшы спортчысын ачыкладылар

Әлмәттә спорт бәйрәме узды. Анда узган елгы нәтиҗәләр буенча иң яхшы спортчылар, тренерлар, командалар билгеләнде.

Әлмәтне хаклы рәвештә спортчылар каласы диләр. Кайсы гына спорт төрен алма, анда уңышларны, җиңүләрне күрергә була. Балалардан алып зурларга кадәр. Узган ел 10 әлмәтле спорт мастеры исеменә лаек булган, 27 якташыбыз спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәгән. Арада халыкара класслы спорт мастеры булып танылучы да бар. Әлбәттә, җиңүләр, мондый мәртәбәле исемнәр артында тырышлык, ныклы ихтыяр көче, һәр көнне уздырылган күнегүләр ята. Спорт бәйрәмендә чыгыш ясаган район башлыгы вазифаларын башкаручы Наҗия Хәйдәрова һәм башкалар да моны ассызыклады.

Кичәдә төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр дә билгеләнде. Сәхнәгә иң беренче булып "20014 елның яшь өметләре" номинациясенә дәгъва кылучылар чакырылды. Үсмерләрнең дүртесе дә бу исемгә лаек. Виталий Петряков бокс, Владислав Мамбетов һәм Әзимҗан Давронов грек-рим көрәше, Эдуард Вәлиәхмәтов йөзү, Виталий Петряков бокс буенча республика беренчелегендә беренче урын, Россия күләмендә көмеш-бронза медаль яулаганнар. Җиңүченең исеме сәхнәдә конверт ачылгач гына билгеле булды. Өстенлек Владислав Мамбетовка бирелгән.

Тренерлар спортчылар тәрбияләүне җиңел түгел диләр, аларны командага туплап, сәләтләрен үстерү тагын да авыррак. Әмма тырышлык нәтиҗәсен бирми калмый. Узган елның иң яхшы командасы исеменә тәкъдим ителгән футбол буенча ДЮСШның 2003 елгылар командасы республикада икенче булып танылды. Ә 1998-99 елгы кызлардан торган волейболчыларны Россиядә дә яхшы беләләр. "Нефтяник" хоккей командасы (1999 елгылар) турында әйтәсе дә юк. Әлмәт командасы Идел буе төбәгендә уздырылучы Россия беренчелегендә җиңүче булып санала. Төбәкнең 2014 елның иң яхшы командасы исеменә алар лаек булды.

Шунысы куанычлы, өлкән яшьтәгеләр дә спорт белән дуслыгын ташламый, үзләренең шул рәвешчә сәламәт яшәү рәвеше алып барулары белән һәркемгә үрнәк булып тора. Бәйрәмгә алар да чакырылган иде. Ветераннар арасында билгеләнгән махсус номинациядә җиңү Александр Скворцовка бирелде. "Татнефть" ААҖнең ветеран-спортчысы йөзү буенча Европа чемпионатында катнашкан, хәзер дөнья чемпионатына әзерләнә.

Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең спорттагы уңышлары турында шулай ук даими язабыз. Сокланырлык кешеләр! Армспорт буенча дөнья чемпионатыннан җиңүләр белән кайткан Линар Дәүләтов һәм Рафаэль Хәйретдинов, голбол буенча Россия чемпионаты һәм спартакиадасы җиңүчесе Дмитрий Анисимовка да бәйрәм кичәсендә Кубоклар тапшырылды. Рамил Илалетдиновны Халыкара класслы спорт мастеры исеменә лаек булуы белән тәбрик иттеләр. Афәрин, Рамил!

Спортчылар уңышында мәктәпләрнең физкультура укытучыларының да өлеше зур. Татар гимназиясеннән Галимҗан Хәйдәров, Кичүчат мәктәбеннән Нәркәс Талипова - укучыларының сәламәтлеген ныгыту турында җаны-тәне белән көеп, кайгыртучылар, аларны зур спортка этәрүчеләрнең исемлеген тагын да дәвам итәргә була. Мәктәпләрнең иң яхшы физкультура укытучысы исеменә быел 20 нче мәктәптә 1989 елдан бирле хезмәт куючы, укучылары берничә ел рәттән спартакиада җиңүче булып танылган Анатолий Соловьев лаек булды. Урта махсус һәм югары уку йортлары мөгаллимнәре арасында физкультура көллиятеннән Җәдит Гыйматдинов сәхнәдән зур Кубок белән төшеп китте.

Елның иң яхшы спортчысы исеменә Айвар Билалов (милли көрәш), Дмитрий Захаров (өстәл теннисы), Родион Саматов (грек-рим көрәше) һәм Ильяс Галимов (милли көрәш) дәгъва кылды. Әлмәтнең иң яхшы спортчысы буларак исәбендә бихисап җиңүләр булган Ильяс Галимов исеме игълан ителде.

Бәйрәмдә бүләкләр күп таратылды. Иң яхшы тренерлар, төрле спорт юнәлешендәге федерацияләр, спорт объектлары да билгеләп үтелде. Спорт чараларын, уңышларны халыкка таратучы масскүләм мәгълүмат чаралары өчен махсус номинация билгеләнеп, аларның да хезмәтләрен бәяләүләре безнең өчен бик күңелле булды.

Спорт үсеше ярдәмгә мохтаҗ. Шөкер, әлмәтлеләр арасында моны яхшы аңлаучылар байтак. "Ел хәйриячесе" номинациясендә лауреат булып билгеләнгән предприятиеләр арасында нефтьчеләр аерым урын били. "Татнефть" компаниясе көче белән елдан-ел спорт объектларының саны арта, шартлар яхшыра бара. Алар ярдәмендә йөзләгән спортчы ярышларга бару мөмкинлегенә ия.

Зур һәм кече кубоклар, рәхмәт сүзләре, алкышлар, үзешчән сәнгать осталары чыгышлары - спортчыларыбызны яңадан-яңа үрләргә дәртләндергәндер дип ышанасы килә. Уңышлар сезгә!

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса