Әлмәт таңнары

Әлмәттә чаңгы сезоны ачылды

"Снежинка" базасында чаңгы сезонын ачу тантанасы булды.

Спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов сәламләде. Ул "Снежинка" базасында чаңгыда шуу өчен бөтен шартлар тудырылуын билгеләп үтте. Чаңгыда шуарга теләүчеләргә базага бару өчен дә уңайлыклар каралган. "Шифа" Сәүдә үзәге яныннан маршрут автобуслары йөриячәк.

Реклама

Шушы ук көнне узышлар уздырылды. Төрле яшь категорияләре буенча җиңүчеләр булып Николай Абрамцев ( 2 нче мәктәп, ДЮСШ «Юность»), Сания Мортазина (ЕМГЛИ), Алина Һидиятуллина (АКФК), Михаил Крылов (АКФК), Илгиз Габдуллин (АГНИ), Диләрә Бариева (АГНИ), Елена Яруллина (АГНИ), Андрей Юдин (АКФК), Камилла Крымцова (17 нче мәктәп), Слава Манцеров (24 нче мәктәп), Александр Ильин ("Әлмәтнефть"), Наталья Первушина (25 нче мәктәп), 63 яшьлек Рафаез Сәхәпов, Саҗидә Төхфәтуллина танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: