Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә Бөтенроссия ярышы үтте

"Юбилейный" Спорт сараенда грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры үтте.

Ярышларны ачу тантанасында уенчыларны һәм тамашачыны район башлыгы Мәҗит Салихов, Дума депутаты Ришат Әбүбакиров, Татарстан спорт көрәше буенча федерация президенты Әгъзәм Гобәйдуллин, Әлмәтнең "Туше" грек-рим көрәше федерациясе рәисе Николай Богданчиков сәламләде.

- Әлмәттә грек-рим көрәшенә зур игътибар бирелә. 60 елларда "Әлмәтнефть" идарәсендә классик көрәш буенча башланган хәрәкәт бүген үсештә. Югары һәм беренче категорияле 19 тренер карамагында спортның бу төре белән 800 дән артык бала шөгыльләнә, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Ярышлар 4 үлчәү категориясендә узды. Әлеге турнирда Әлмәт данын олимпия резервы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса