Әлмәттә балалар, әти-әниләр катнашында күңелле эстафета уздырылды
35нче балалар бакчасы ("Маленкая страна") базасында "Балалар бакчасы белән гаиләнең үзара хезмәттәшлеге процессында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру" дигән темага физик культура инструкторларының куст методик берләшмәсе булды.
Физик культура инструкторы М.В.Терентьева, ярышка 16 гаилә җыеп, ата-аналар белән югары дәрәҗәдәге чара үткәрде. Әтиләр, әниләр һәм балалар дәртләнеп катнашкан эстафеталар бик кызыклы үтте.
Шул рәвешле гаилә әгъзалары сәламәт яшәү рәвешен гәүдәләндерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа