Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә атлы спорт белән кызыксынучылар бармы?

Татарстанда атлар саны кимүгә таба барса да, соңгы ике айда алар белән кызыксыну арткан.

Ат елы килү белән бәйли моны белгечләр. Атта йөреп карарга теләүчеләр дә, аларны карап китү өчен генә дә атлар "йортына" күп киләләр икән. Кайда-кайда, ә менә ипподромнарда, чыннан да, бу җан ияләрен яхшы беләләр. Ә бездә хәлләр ничек соң? Гомумән, атлы спорт белән кызыксынучылар бармы шәһәрдә?

Атлар кызларны ярата

Сабантуйда яшь җайдакларның берсеннән-берсе матур юртакларга атланып чабуын меңләгән кеше карый. Ә күпләребез атны иярләүчеләрне махсус мәктәптә укытканнарын белми дә торгандыр әле. Әйе, ат өстенә атландың да китеп бардың түгел. Ул кыйммәтле һәм иң затлы спорт төрләренең берсе санала. Атны иярләр өчен айлар, хәтта еллар кирәк булырга мөмкин. Ә иң мөһиме, аларга карата мәхәббәт булырга тиеш.

- Ат елы килүе, чыннан да, атларга кызыксынуны арттырды. Гаиләләре белән аларны карарга килүчеләр күбәйде. Мәктәпләрдән экскурсияләргә балалар элек тә киләләр иде, хәзер дә гел өзелмиләр, - ди Әлмәт ат спорты мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Суфия Шакирова. - Мәктәпкә күбрәк кызлар йөри. Атлар тынычлыкны ярата, яхшылыкны аңлый беләләр. Түземлелек - ат спортындагы төп таләпләрнең берсе. Шуның өчен дә бездә кызлар күбрәктер.

Әлмәт ат мәктәбендә бүген 55 ат яши. Һәрберсенең исеме бар. Нинди генә токымдагылары юк - рус юртагы, ганновер, тракен токымнары, буден, орел, чиста канлы инглиз атлары һ.б. Һәрберсе үзенә күрә матур, горур. Ә аларның салмак атлап йөрүләре... Күз явын алырлык! Һәр укучы үзенең атын үзе карый. Менә бер җирән төстәге токымлы ат янында кечкенә генә малай-кызлар бөтерелә. Аякларына матур кызыл тасмалар урыйлар, ялларын тарыйлар, тагын әллә ниләр майтарып яталар. Ирексездән, Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар", Айдар Хәлимнең "Өч аяклы ат" әсәрләре искә төшә. Анда балалар өчен кызыклы, хәтта үрнәк алырдай, хайваннар яратучы үсмер образлары тудырыла. Биредә әсәрдәге геройлар җанланган кебек.

Әлеге мәктәптә 3 олимпия төре спортына өйрәтәләр: конкур - киртәләр аша сикерү, схема буенча манежда йөрү һәм троеборье. Җиде ел эшләү дәверендә мәктәп укучылары Әлмәт һәм Татарстан данын яклап дистәләгән ярышларда катнашканнар, күп кенә призлы урыннар яулаганнар. Мәсәлән, Эмилия Шәңгәрәева, Ләйсән Мәрданова, Регина Гыймадиева, Карина Таһирова, Полина Степанова, Алина Гыйльметдинова, Аделина Халикова. Яшь булуларына карамастан, алар сандыгында - дистәләгән призлар, дипломнар.

Күңел халәтен аңлый

- Атлар иң акыллы, тыныч хайваннар, - ди ат спорты мәктәбендә тренер булып эшләүче Ләйсән Есина. Ләйсән мәктәп ачылганның беренче көннәреннән үк биредә, әлегә спорт мастерлыгына кандидат булган бердәнбер спортчы кыз. Тренер булып балаларга ат спортын өйрәтсә дә, читтән торып югары белем ала. Моннан тыш, Владислав Мартынычев, Карина Таһирова, Лилия Ивановалар да язмышларын ат спортына багышлаган яшь белгечләр.

- Юри генә берәр тапкыр булса да атларның күзләренә тутырып караганыгыз бармы? - дип сорый Ләйсән. - Һәр атның күзендә ниндидер аңлата алмастай тирәнлек, мәгънә ята. Ә шул тирәнлектә аларның уйлары чагыла төсле. Атларны кулга ияләштереп, өйрәтеп була, алар кешене аңлый, сөенә һәм көенә белә.

Бу сүзләр белән язмышын атлар белән бәйләгән ветеринар Тамара Власьева да килешә:

- Атлар дөньясына бер кереп киткән кеше аннан чыга алмый. Мин дә хайваннар белән эшләячәгемне кечкенәдән билгеләп куйган идем. Атлар кешеләр кебек грипп, салкын тию, күз, бронхит, йөрәк авырулары, мускуллар тартылу белән авырый - дәвалар өчен дә үзебез эчә торган даруларны бирәбез. Ат кадәрле чыдам хайван юктыр ул! Сугышта да, бөтен хуҗалык эшләрендә дә иң беренче атлар йөргән. Алар хәтта транспорт төре дә булганнар.

Дәвалыйлар да

Күпләр ат спорты ни өчен кирәк дип аптырар бәлки? Әмма атны йорт хайваны итеп кенә карарга кирәкми. Сәламәтлек өчен атның файдасы бик зур. Ул канда шикәр микъдарын киметә, мускулларның тонусын күтәрүгә ярдәм итә, сколиоз, ашказаны-эчәк авыруларын, нерв, паралич, астма һәм бик күп башка авыруларны дәвалый ала. Иппотерапия (ат ярдәмендә дәвалау) белән хәтта балалардагы церебраль параличны да юк итәргә була.

- Безнең мәктәп ачылган мәлдә бик күп ата-аналар үзләренең авыру балаларын атлар ярдәмендә дәваларга иде дип килеп сорадылар. ДЦП авырулы балалар өчен аерым төркем оештырдык. Бүген безгә шундый 10 бала йөри, - ди Суфия ханым Шакирова.

Иппотерапиянең төп асылы - атның аркасына утыргычсыз гына утыру. Ягъни ат белән бала арасында туры контакт булырга тиеш. Хайванның тән температурасы кешенекеннән 1-2 градуска югары. Шул да авыруларга уңай тәэсир итә. Ат ритмик рәвештә йөргәндә балага йөздән артык төрле хәрәкәт бирә, массаж эффекты булдыра.

Гап-гади генә күренгән атларның менә шундый уникаль сыйфатлары да бар. Аның белән аралашкач, организмда бәхет гормоны - эндорфин бүленеп чыгуын да күпләр белмидер. Атка атланып йөрүнең файдасын борынгылар да яхшы аңлаган. Юкка гына бабаларыбыз бу хайванны кулга ияләштермәгәндер. Менә шундый чыдамлы, даһи һәм игелекле җан ияләре ул - атлар!

Алина Сафиуллина, 10 яшь:

- Әбиләр яшәгән авылда атлар күп иде. Кечкенәдән бу хайваннарны яраттым. Кунакка кайткан саен шулар янында бөтерелә идем. 6 яшемдә бирегә килдем. Башта понида йөрергә өйрәндем. Хәзер менә "Застройка" кушаматлы атка утырдым. Аларны яратмаган кеше монда килми дип уйлыйм.

Алия Сюняева, 15 яшь:

- Атлы спортка мин соңлап, 12 яшемдә генә килдем. Теләгем кечкенәдән бар иде, әниләр җибәрмәде: "Кыз бала өчен куркыныч", - диделәр. 12 яшькә кадәр яшьләр биюе - хип-хоп белән шөгыльләндем. Берсендә йокыдан уяндым да, әниләрдән качып, монда килеп язылдым. Аларга минем бу адымым белән килешергә генә калды. Хәзер бөтен буш вакытымны шушында үткәрәм. Башка түгәрәкләргә йөрмим. Мәктәптән соң юрист белеме алырга хыялланам. Әмма атларны ташламаячакмын. Киләчәктә гаиләмне дә атлар дөньясына алып керермен дип уйлыйм.

Кызыклы фактлар:

× Атлар төсле төшләр күрә ала.

× Атлар янында эшләүче кешеләрнең шикәр диабеты белән авыру очраклары башкалар белән чагыштырганда 50 % ка кимрәк.

-23 халыкта ат изге хайван санала.

- Мордва кешеләрендә борынгы йола буенча хатын-кыз атта ике пар итәк киеп кенә йөри алган.

- Атларның күрә алу почмагы 360 градус. Шуңа да алар арттагы манзараны да күзәтә ала.

- Атлар бал кортларыннан бик нык курка. Берничә дистә кортның чагуы зур атны да үтерергә мөмкин.

- Атларның уртача гомер озынлыгы - 25 ел. Дөньяда иң озак яшәгән атның гомере 62 ел булган.

Материалны Филүзә Хәмидуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250