Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә “Альметьевск-OPEN” халыкара теннис турниры старт алды

Бүген Әлмәттә "Альметьевск-OPEN" халыкара теннис турниры старт алды.

Халыкара теннис федерациясе катнашында оештырылган спорт чарасында Россия, Италия, Испания, Греция, Төркия, Сербия, Вьетнам, Казахстан, Израиль һәм Белоруссиядән 18 яшькәчә спортчылар катнаша.

ITF - халыкара теннис федерациясе - дөнья теннисының идарәче структурасы булып тора. Бүгенге көндә ул 205 милли оешманы берләштерә. Уен кагыйдәләре эшләү кебек оештыру гамәлләреннән тыш, халыкара федерация дөньяда теннисны популярлаштыру һәм үстерү буенча да эш алып бара. ITF оештырган турнирлар мәртәбәле ярышлардан санала. Әлмәтнең "Tennis City" комплексында быел халыкара теннис турниры өченче тапкыр оештырыла. Анда катнашучылар географиясе елдан-ел киңәя. Быел мәртәбәле турнирда 30 дан артык егет һәм кыз катнаша.

Турнир башланыр алдыннан әңгәмәдә Италия, Испания, Төркия һәм Греция теннисчылары Әлмәттәге турнирны оештыру дәрәҗәсе югары булуын ассызыклады. Шулай ук шәһәрнең кечкенә, ләкин матур икәнлеген дә билгеләп үттеләр.

- Гүзәл кала, дәрәҗәле турнир, әмма килеп җитәргә ерак ара, - диде кунак спортчылар беравыздан. Аларның күбесе Әлмәткә, гомумән, Россиягә беренче тапкыр гына килгән. Грецияле Елефзериус Теодоро исә тәҗрибәле, Әлмәттә дә икенче тапкыр чыгыш ясавы. Шуңа күрә ул көндәшләрен яхшы белә. "Кемнәрне көчлерәк дип саныйсыз?" - дигән сорауга ул италияле Джуллиан Оклеппега төртеп күрсәтте. Турнирны даими күзәтеп баручылар да Теодороның ярышларда иң көчле уенчы булуын искәртте.

Турнирда катнашучылар һәм тамашачылар арасында Россиянең танылган продюсеры, кино тәнкыйтьчесе, актер, телетапшырулар авторы, "Кинотавр" фестивале продюсеры Марк Руденштейн күзгә чалынды. Баксаң, әлеге танылган шәхес Әлмәткә турнирда катнашачак 14 яшьлек оныгы Михаил Соколовский өчен җанатарга килгән. Танылган бабай оныгы катнашкан турнирларны карап барырга тырыша. Аның сүзләренчә, Михаилның теннис белән шөгыльләнүенә дә ул сәбәпче. Күп спорт төрләрен анализлап чагыштырып чыкканнан соң, Руденштейн "теннис - хәрәкәттәге шахмат" дигән нәтиҗәгә килә һәм Михаилны үгетләп ризалаштыра.

  • Дөресен әйткәндә, бу турнирда зур җиңүгә өметләнеп катнашмыйбыз. Чөнки Миша үзеннән өлкәнрәкләр белән уйнаячак. Ләкин этәргеч, стимул өчен оныгымның берәр матчны отуы кирәк, - диде Марк Руденштейн.

Танылган шәхес үзенең Әлмәтне күреп шаккатуын да яшермәде. Ул беренче тапкыр биредә "Пламя" ансамбле белән 34 ел элек "Нефтяник" клубында концерт биргән икән.

- Аэропорттан калага юнәлгәч, сорылык күрергә әзерләнгән идем. Манзарадан таң калдым. Бу бит - могжиза, - дип шәрехли тәэсирләрен Мәскәү кунагы. - Мондый теннис комплексларын Мәскәүдә дә күрә алмыйсың. Ә җирле Куршевель - "ЯН" тау чаңгысы комплексы... Ышаныгыз сүзләремә, күп курортларны күргән кеше мин, сезнеке - искиткеч. Аеруча архитектурасы сокландырды.

Марк Руденштейн сүзләренчә, өч дистәдән артык ел эчендә шәһәр танымаслык булып үзгәргән. Ул аеруча йорт диварларындагы төсләр байлыгына игътибар иткән.

- Әлмәт бүген кечкенә Америка шәһәрләрен хәтерләтә. Шундый ук уңайлы шәһәргә әйләнгән ул. Тагын ун елдан бу архитектура ансамбле тагын да тулыланыр дип ышанам, - диде продюсер.

Бүген турнирның кызган чагы. Ә җиңүчеләр 2 мартта игълан ителәчәк. Сүз уңаенда, әлеге мәртәле ярышта Әлмәттән 14 яшьлек Екатерина Дәүләтшина да катнаша. Россия чемпионатлары тәҗрибәсе булган якташыбыз өчен халыкара турнир беренче чирканчык. "Нинди кәеф белән каршылыйсың соң бәйгене?" - дигән сорауга Катя һич икеләнми: "Сугышчан әзерлектә", - дип җавап бирде. Тик уңышлар юлдаш булсын!

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250