Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә аквабайк буенча Россия кубогына ярышлар узды

Җәйге челләләрдә дә су коену рөхсәт ителмәгән шәһәр күле шимбә-якшәмбе көннәрендә "җанланды". Спортның су-мотор төрендәге аквабайк классы буенча Россия кубогына ярышларда катнашу өчен илебезнең 20 төбәгеннән кырыкка якын иң көчле спортчы килде бирегә.

Акваба́йк, гади генә әйткәндә, су мотоциклларында узышуның калабызда тәүге тапкыр гына үткәрелүе түгел. Сезон унынчы тапкыр инде Әлмәттә ябыла. Бу шәһәрдә мондый ярыш оештыру өчен барлык шартларның да булуы хакында сөйли. Спортчылар да моны билгеләп үтте.

Беренче көнне су "атларын" иярләүчеләр арасында 8 дән 18 яшькә кадәрге үсмерләр дә бар иде. 14-18 яшьлекләр арасында Мәскәүдән килгән Давид Саркисян җиңү яулады. Аның 10 яшьлек энесе Эдуард Саркисян да абыйсыннан калышмады, 8-14 яшьлекләр арасында беренчелекне алды. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, үсмерләр арасында якташыбыз да көч сынашты. Диләрә Мясоутова курку белмәс кыз икән. Әлегә аңа дүртенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Күңел төшенкелегенә бирелергә исәбе юк Диләрәнең, исәбе -алдагы елларда ничек тә булса җиңүгә ирешү.

Ярышлар якшәмбе көнне рәсми рәвештә ачылды. Спортчыларга уңышлар теләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров килгән иде.
Россиянең су-мотор спорты федерациясе генераль секретаре Петр Пылаев ярышларны оештыручыларга һәм аның иганәчесе булган "Татнефть" компаниясенә рәхмәтен җиткерде. Калабыз анда да бары тик уңай тәэсирләр генә калдырган.

Быел ярышлар ике төрдә үтте. Спортчылар гидроцикллары белән утырып та, баскан килеш тә узышты. Тамашачылар экстремаль күренешләрне - фристайлны тын алырга куркып карады, күл буйлап дулкыннар арасында җилдән дә җитезрәк узышучылар өчен дә җан атты. Аквабайкта күп тапкырлар Россия чемпионы, ил кубогына ия булган әлмәтле Вячеслав Колотовкин җитди операция кичерүе сәбәпле, быел ярышларда катнаша алмады. Сүз уңаенда, шәһәрдә спортның экстремаль төренә нәкъ менә аның инициативасы белән нигез салына. Аның әйтүенчә, киләсе елда Әлмәттә аквабайк буенча дөнья чемпионатының да уздырылуы ихтимал.
Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250