Әлмәтнең яшь хоккейчылары Татарстан чемпионы булды
Чаллы шәһәрендә 2005 елда туган яшь хоккейчылар арасында Татарстан беренчелегенең финалы булды.
Анда барлыгы 26 команда катнашты. Беренче урынны "Нефтяник" хоккей клубы мәктәбенең хоккейчылары алды.
Ярымфиналда безнекеләр мәйдан хуҗаларын 3:2 исәбе белән бирелергә мәҗбүр иттеләр. Финалда аларның көндәше Казаннан "Ак барс" командасы иде. Соңгы уенның безенкеләр файдасына 9:3 исәбе белән төгәлләнүе әлмәтлеләрнең бер башка өстенлеген күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа