Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәтнең «Нефтяник» командасы уенчылары Универсиаданың бронза чемпионнары

«Нефтяник» командасының сакчысы Александр Сумин и хөҗүмче Андрей Демидов хоккей буенча Россия җыелма командасы составында чыгыш ясап, Трентинода узган Бөтендөнья кышкы Универсиада уеннарының бронза чемпионнары булдылар.

Өченче урын өчен Россия һәм АКШ җыелма командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә уен безнең команда файдасына 6:2 исәбе белән тәмамланды.

Беренче периодта исәпне казанлы Данил Фәйзуллин ачты, аның артыннан әлмәтлеләр Александр Сумин и Андрей Демидов яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Икенче периодта күршеләр капкысына Демидов алка кертте. Кирил Путилов һәм Александр Суминның төгәллекләре команданы җиңүгә китерде.

Фото : rus.ruvr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250