Әлмәт таңнары

Әлмәтнең “Нефтяник” ир-атлар командасы волейбол буенча Татарстан Кубогын яулады

Ярышта иң яхшы дүрт ир-атлар һәм дүрт хатын-кызлар командасы катнашты

6-8 декабрьдә Әлмәтнең "Татнефть" ААҖ спорт комплексында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Кубогына уеннар үтте. Әлеге ярышта республиканың иң көчлеләрдән саналган дүртешәр ир-атлар һәм хатын-кызлар командасы катнашты.
Әлмәт волейболчыларына бу елгы сезонны шактый зур җиңүләр белән тәмамларга насыйп булды. "Нефтяник" ир-атлар командасы көндәшләрен 3:0 исәбе белән җиңеп, ТР Кубогына ия булды.
Әлмәтнең икенче җыелма командасы ТР Кубогының бронза призеры булды.
Хатын-кызлар ярышында Түбән Кама һәм Мамадыш командалары катнашты. Беренче урынны "Нефтяночка", икенче урынны Мамадыш командасы алды, ә өченче урында - Түбән Камадан яшьләр командасы, дип хәбәр итә Әлмәтнең Волейбол федерациясе.

Реклама

Фото:volley-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: