Әлмәт таңнары

Әлмәтнең медале өчкә артты

Әлеге медальләрне әлмәтлеләр Башкортостаннан алып кайтты.

Реклама

Сибай шәһәрендә "Башкирская медь" дип исемләнгән XII Бөтенроссия турниры узды. Илнең сигез төбәгеннән һәм Казахстаннан килгән 100 дәр артык спортчы арасында Татарстан данын яклаучы 3 әлмәтле дә бар иде. "АЛГА" спорт клубына йөрүче якташларыбыз сынатмады - 71 килограммга кадәрге авырлыкта физкультура көллияте студенты Альберт Мостафин җиңү яулады һәм спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәде. 4 нче мәктәп укучысы Артур Сираҗетдинов (60 кг кадәр) көмеш медальгә лаек булды. Шулай ук физкультура көллияте студенты Нияз Рәҗәпов (71 кг кадәр) бронза медаль белән кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: