Әлмәтнең физкультура көллияте командасы республика ярышларында өченче булды
Шәһәрнең физкультура көллияте командасы "Форпост" хокук тәртибен саклау буенча яшьләр оешмаларының XIII спартакиадасында катнашты.
Әлмәтлеләр гомумкоманда зачетында 3 нче урынны яулады. Шәхси зачетта студентлар физик яктан нык чыныккан булуларын күрсәтте. Салават Зәйдуллин Калашников автоматын сүтеп-җыюда беренче урын алды. Армспорт һәм башка төрләрдә дә призлы урыннар яуланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа