Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәтнең чаңгы юлы 15 меңнән артык кешене җыйды

Җитәкчеләрнең шәхси үрнәге халыкның спортка күпләп тартылуына ярдәм итәргә тиеш.

Бу хактагы фикерен район җитәкчесе "Татарстанның чаңгы юлы-2014" акциясеннән соң әйтте. Ярышларга йомгак ясаганда быел әлеге массакүләм стартта катнашучыларның узган ел белән чагыштырганда азрак булуын искәргәннәр. Шуңа күрә дә Мәҗит Салихов башкарма хакимият җитәкчеләренә спортның аерым төрләренә кураторлык итү тәкъдиме белән чыккан булса кирәк.

Якшәмбедәге салкынча һава торышы да әлмәтлеләрне әллә ни куркытмады. Елның иң мөһим старты - Олимпиада да күпләрне телевизор каршында тота алмаган булып чыкты. Сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр күбәләктәй бөтерелеп яуган ап-ак карлы саф һавага ашкынды. Быел чаңгы юлы 15 меңнән артык кешене җыйды. Массакүләм спорт бәйрәменә аларны ерактан ук дәртле, шаян җырлар тартып торды. Җанатарларны һәм ярышта катнашучыларны кайнар чәй белән сыйлап, сәүдә рәтләре эшләде.

Шәһәр мәйданында чаңгы узышын ачу тантанасыннан соң старт сызыгына иң элек гадәт буенча VIP-команда - шәһәр һәм район, предприятие-оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре басты. Алардан эстафетаны ветераннар һәм җирлекнең мөхтәрәм аксакаллары кабул итте. Чираттагы старт спортта буыннар алмашына ачык дәлил булды дисәң дә ярый. Өлкәннәрдән соң эстафетаны мәктәп укучылары, югары һәм урта-махсус уку йортлары студентлары дәвам итте. Катнашучыларның кәефе үк бу чараның сәламәтлек, яшьлек һәм спорт бәйрәменә әверелүен, шулай ук бу очрашуның төрле буын, социаль катлау кешеләрен берләштерүен күрсәтте.

Әлмәтлеләрнең чаңгы спорты белән кызыксынуы кимү турындагы сүзләрдә хаклыкның өлеше әллә ни зур түгел булса кирәк. Мәдәният һәм ял паркында киресенчә, быел чаңгы, тимераяк прокаты хезмәтеннән файдаланучылар саны узган еллар белән чагыштырганда күбрәк булуы турында әйттеләр.

- "Татарстанның чаңгы юллары" чарасы узачак ипподромга спорт сөючеләр күпләп китү көтелгән якшәмбе көнне дә бездән чаңгы алып шуучылар, гомумән, парк биләмәләрен әйләнүчеләр бихисап булды. Үзебез дә гаҗәпләндек, - ди парк хезмәткәрләре.

Физкультура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Листков сүзләренчә, чыннан да быел чаңгы эзенә басучылар кимрәк булган.

- Моның сәбәбе - көннәрнең салкын торуы. 3 ел элек тә шул хәл күзәтелгән иде. Тик бу беренче карашка гына шулай. Һава торышы сәбәпле без быел мәктәпләрдәге урта звеноны төп старт мәйданына алып чыкмадык. Шуңа күрә күрсәткеч кимрәк кебек. Ләкин алар мәктәп биләмәләрендә шудылар.

Ә гомумән чаңгы белән кызыксынучылар кимү ихтималын спорт идарәсе вәкиле "ЯН" тау чаңгысы комплексының ерак, ә "Снежинка" спорт-сәламәтләндерү комплексында трассаның гади халык өчен катлаулы булуы белән аңлата.

- "Снежинка"ны бераз тәртипкә китерәсе бар. Трассаны яктырту хәл ителмәгән. Заманында яктырткыч баганаларны кискәннәр иде, ул торгызылмаган. Хуҗасы Вячеслав Колотовкин үз көче белән бу комплексны рәткә салырга тырыша тырышуын, - дип кышкы спорт төре тарафдарларын борчыган проблемаларны санап китте Александр Листков. - Киенү-чишенү өчен кечкенә корылма урынына уңайлы, шартлары булган бина торгызылса да чаңгычылар өчен яхшы булыр иде... Аннан соң биредәге трасса спортчылар өчен ясалган. Ә гади халыкка аның "җиңеләйтелгән" вариантын тәкъдим итәргә кирәк.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250