Әлмәтнең балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр – регби осталары [+ ФОТОЛАР]
15 нче мәктәп базасында балалар бакчалары арасында регби буенча шәһәр беренчелеге булды. Аны шәһәр регби федерациясе оештырды.
Ярышта 34, 54 һәм 23 бакча балалары катнашты. Регби элементлары белән эстафетада көч сынашып 1 урынга 54 бакча нәниләре лаек булды. 34 бакча балалары 2 урында.
Спорт бәйрәме бик күңелле үтте, киләсе айда 15 нче мәктәпнең күчмә кубогы өчен көрәшергә дигән теләк белән таралыштылар. Ярышта катнашкан балаларның 70%тан артыграгы 15 нче мәктәптә укырга вәгъдә бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа