Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәтнең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенең биш хезмәткәре Олимпиадага юл алды

Башкалабыз Казанда узган Җәйге Универсиада уеннары вакытында Әлмәтнең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясеннән алты бригада спортчыларның сәламәтлеге сагында торган иде.

28 гыйнварда исә станциянең дүрт фелдьдшер: Елена Багаева, Луиза Брыжатая, Резедә Хәкимова, Ренат Дәүләтшин һәм доктор Владислав Сергеев Олимпиада вакытында хезмәт күрсәтү өчен үз теләкләре белән Сочига юл алды.

Бару юлында маҗаралар да булмый калмаган: татарстанлылар утырып барган поезд кар көртләренә чумып, аны казып чыгарырга туры килгән. Әлмәтлеләр «Русские горки» трамплиннар комплексына хезмәт күрсәтәчәк. Әлеге комплексның баш табиб урынбасары булып Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенең элеккеге баш табибы Глеб Шаронов эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250