Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәтленең күзе начар күрсә дә, «төлкеләрне» тиз таба

Әлмәт спортчысы Россия ярышларында җиңү яулап кайтты.

Владимир шәһәрендә үткән спорт радиопеленгациясе, ягъни «төлкеләргә ау» ярышларында күзләре начар күрүчеләр һәм күрү буенча инвалидлар катнашты. Әлмәт шәһәре данын Армен Маркарян яклады.

Россия этабына эләккәнче Армен Волжскида Татарстан чемпионы булган иде. Владимир шәһәрендә дә үз каәегориясендә аңа тиңнәр булмады. Армен Наполеонович беренче урынны яулады.
Армен Маркарян радиопеленгация белән сәламәт кешеләр генә түгел, күрү буенча проблемалары булганнар да шөгыльләнә ала дип саный. Шунлыктан «төлкеләргә ау» белән кызыксынган кешеләр «Ракета» яшүсмерләр клубына килә ала. Әлмәттә ул база клубы булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса