Әлмәтлеләрдә – биш I урын
Нефтьчеләр башкаласы каратистлары да WKF каратесы буенча республика чемпионатында сынатмады.
Татарстанның 16 спорт мәктәбеннән җыелган 280 спортчының 20 се әлмәтлеләр иде. Аларның һәммәсе дә "Юность" спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр. Төрле үлчәү категорияләрендә әлмәтлеләр биш I, җиде II, өч III урын яулады. Җиңүчеләр хәзер Татарстан командасы составында Россия беренчелегендә катнашырга әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа