Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәтлеләр спортта җиңү яулый

Әлмәтлеләр спортның барлык төрләре буенча да ярышларда катнашалар һәм сынатмыйлар.

Футбол

Футбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе манежында 2004 елда туган үсмерләр арасында "Алнас" ААҖ кубогына турнир булып узды. Анда сигез команда катнашты. Әлмәтлеләр Түбән Каманың "Нефтехимик" командасына гына оттырып, икенче урын яуладылар.

Теннис

Калабызда 1997 елда туган һәм аннан яшьрәк егет-кызлар арасында өстәл теннисы буенча республика беренчелеге үткәрелде. Бәйгедә Татарстанның 15 ир-ат һәм 11 хатын-кызлар командасы, барлыгы 126 спортчы көч сынашты. Командалар арасындагы ярышта Әлмәт егетләренең беренче командасы өченче, ә кызлар икенче урын алды. Гомумкоманда зачетында якташларыбыз беренче урынга чыкты. Шәхси зачетта өметле спортчыбыз Юлия Пигалева III, парлап чыгыш ясауда Түбән Кама кызы Дарья Шадрина белән II урын яулады.

Грек-рим көрәше

Йошкар-Олада грек-рим көрәше буенча 1999-2000 елгылар арасында оештырылган Идел буе федераль округы беренчелегеннән Әлмәт үсмерләре яхшы күрсәткечләр белән кайтты. Ярышка округ шәһәрләреннән барлыгы 336 көрәшче җыелды. Татарстан данын яклаучы җыелма командада калабызның 11 егете бар иде. Алар берничә үлчәү категориясендә лаеклы чыгыш ясадылар. 16 нчы мәктәп укучылары Рамазан Гаджиев (50 кг) һәм Азимджон Давронов (42 кг) I, Роман Кораблев (38 кг) III урын алдылар. 4 нче мәктәп укучылары да үзен күрсәтә алды. Руслан Сәхипов (32 кг) көмеш, Алик Маргарян (42 кг) бронза медаль яулады. 21 нче мәктәптән Камил Хөсәенов та сынатмады - аның 59 килограммлы үлчәү авырлыгында III урын.

Дзюдо

Дзюдо буенча Татарстан беренчелеге дә Әлмәт егет һәм кызларына үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Шәһәргә Георгий Лапочкин (90 кг) һәм Айгөл Назарова (63 кг) икенче, Эльмира Хәкимова (48 кг) өченче урын белән кайтты.

Акробатика

Спорт акробатикасы буенча Октябрьскида оештырылган Бөтенроссия ярышларында илнең төрле шәһәрләреннән җыелган 189 спортчы арасында әлмәтлеләр аерылып торды. Анда Татарстанның нефтьчеләр башкаласыннан Мария Смолькина (18 нче мәктәп) һәм Константин Асмандияров (5 нче мәктәп) катнашкан иде. Катнаш пар күнегүләрендә алар "Спорт мастерлыгына кандидат" программасы буенча икенче урын яуладылар.

Шахмат һәм шашка

Авыл яшьләренең XXXXVI спартакиадасы кысаларында шахмат һәм шашка уеннары буенча ярышлар үтте. Команда зачетында шахмат уенында Кичү, шашкада Яңа Кәшер авыл җирлекләре җиңү яулады. Шәхси зачетта Әлфия Коломыцева (Түбән Мактама), Руслан Әхмәтов (Кичү) һәм Лидия Тимирова (Миңлебай), Николай Брагин (Кәләй) көндәшләрен җиңүгә иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса