Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәтлеләр “Спорт марафоны”нда катнашты

2013 елның 28 - 29 ноябрендә Алабуга шәһәрендә укытучылар һәм 11 сыйныф укучыларының "Спорт марафоны" дигән республикакүләм ссеминары узды.

Семинар Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Казан (Идел буе) федераль университеты" булышлыгында КФУның Алабуга институтына 115 ел тулу уңаеннан оештырылган чаралар кысаларында үткәрелде.

Семинар кысаларында физкультура буенча олимпиадада оештырылды. Анда Әлмәт шәһәренең 1нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе физкультура укытучысы Шиһапова Фәридә Котдусовна җитәкчелегендә шул мәктәпнең 11 сыйныф укучылары Шарафиева Альмира һәм Габидуллина Аделина да катнашты. Республикабызның тугыз районыннан килгән кызлар арасында Шарафиева Альмира 2нче урынга лаек булды, дип хәбәр итә almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250