Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәтлеләр Россия чемпионатыннан җиңү белән кайтты

6-11 августта Ленинград өлкәсендәге урманнарда "классика" номинациясендә радиопеленгация спорты буенча Россия чемпионатының финалы үтте.

Анда Краснодар, Ставрополь, Башкортстан, Самара, Татарстан һәм башка төбәкләрдән 120 радиоаучы катнашты. Безнең республикадан бу юлы да балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә хезмәткәре, тренер-педагог Нәҗип Мохитов һәм аның шәкерте, атказанган спорт мастеры Роман Губарев чыгыш ясады. Яшереп куелган радиотапшыргычларны классик стиль белән эзләү буенча 10 километр дистанциядә Нәҗип Мохитов 56 минутлы нәтиҗә белән җиңүче булды. 10 метрлы радиодиапазонда Роман Губарев 2 нче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса