Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр Россия чемпионатына әзерләнә

Әлмәтлеләр спортчылар каласы булуын төрле бәйгеләрдә раслый бара. Грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы чемпионатында якташларыбыз уңышлы чыгыш ясады.

Реклама

Ульяновскига 12 төбәктән җыелган 130 спортчы арасында безнең дүрт көрәшчедән икесе призлы урыннар яулады. 59 кг үлчәү категориясендә Родион Саматов һәм 80 килограммлылар арасында Рәсүл Маммаев III урын алдылар. Аларга бронза медальләре 12-15 мартта Санкт-Петербургта узачак Россия чемпионатында катнашу хокукы китерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: