Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәтлеләр – икенче

17 март көнне Әлмәттә ТР прокуратура хезмәткәрләре спартакиадасының финалы булып узды. Ярышлар "Татнефть" ААҖ спорткомплексында оештырылды. Анда спартакиаданың төбәк этабында җиңү яулаган Әлмәт, Казан, Яр Чаллы, Чистай, Арча, Буа командалары катнашты.

Газетабызның алдагы саннарында хәбәр иткәнебезчә, прокуратура хезмәткәрләре спартакиадасының төбәк этабы февраль аенда узган иде. Анда республика буенча 300 дән артык кеше көч сынашты. Иң көчле спортчылардан торган төбәк командаларына исә финалда катнашу бәхете елмайды. Алар бу көнне 6 спорт төре буенча ярышты.

Спартакиаданы тантаналы ачу чарасында чыгыш ясаучыларны ТР прокурорының беренче урынбасары А.Николаев, Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салихов, "Татнефть" компаниясе генераль директоры урынбасары Р.Мөхәммәдиев сәламләде һәм уңышлар теләде. Ярышлар югары дәрәҗәдә үтте. Моны килгән кунаклар, муниципаль район һәм Әлмәт шәһәре прокуратурасы җитәкчелеге дә билгеләде. Көн дәвамында узган спорт бәйрәме һәркемдә якты тәэсирләр калдырды, көч-дәрт, илһам өстәде.

Нәтиҗәдә, җиңел атлетика, мини-футбол, (ир-егетләр), волейбол (хатын-кызлар), йөзү, өстәл теннисы, шахмат буенча иң көчлеләр һәм җитезләр Казаннан булып чыкты. Башкала спортчылары беренче урынга лаек булды. Әлмәтлеләр дә сынатмады. Безнең прокуратура хезмәткәрләре яхшы күрсәткечләргә ирешеп, икенче урынны яулады. Өченче призлы урын Яр Чаллы командасына бирелде. Җиңүчеләр ТР прокуратурасы җыелма командасы составында Россия прокуратура хезмәткәрләре спартакиадасына республикабыз данын яклап чыгыш ясаячак.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250