Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәтлеләр бадминтонны да яхшы уйный

Әлмәттә бадминтон буенча республика лигасының көньяк-көнчыгыш этабы уздырылды. Нефтьчеләр башкаласына әлеге лигада булган алты районнан 13 команда килде.

Быел ярышларда катнашучылар саны һәм аларның уен сыйфаты да арта төшкән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, узган елдан башлап спортның әлеге төре "Татнефть" ААҖ спартакиадасына кертелгән. Тиздән әлмәтлеләрнең тренировка өчен үз урыннары пәйда булачак. Әлеге ярышта 1999 ел һәм аннан зуррак булган яшь категориясендә Әлмәт бадминтончылары өченче урын алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса