Әлмәтлеләр– аквабайк буенча республика чемпионнары
Казанда Кабан күлендә аквабайк классы буенча су-мотор спорты төрендә Татарстан чемпионаты уздырылды.
Анда республикадан һәм Россия төбәкләреннән 30 якын кеше катнашты. Әлмәтнең данын "Ультиматум"нан 7 кеше яклады. Нәтиҗәләр куанычлы. Камил Гарифуллин (8-13 яшьлекләр арасында), Павел Кириченко (14-18) беренче, Диләрә Мясоутова икенче, Анастасия Назарова өченче урын алдылар. Һәвәскәрләр арасыннан Илдар Гарифуллин, профессионаллар арасыннан Вячеслав Колотовкин җиңү белән кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа