Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр 157 кеше арасыннан аерылып торды

26 сыннан 30 ноябрьгә кадәр Түбән Камада СССРның спорт мастеры, тренер Олег Аллаяров истәлегенә өстәл теннисы буенча XIV Бөтенроссия турниры уздырылды. Турнирга Татарстан һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән 157 спортчы җыелды. Әлмәттән ярышларда ДЮСШ шәкертләре һәм хезмәткәрләре чыгыш ясады.

Реклама

Шәхси зачетта 2000 елгылар һәм аннан яшьрәкләр арасында 2 нче лицейда белем алучы Артем Белов икенче урын алды. Ир-атлар арасында турнир чемпионы булып Михаил Ешметов танылды, ә Ярослав Чуев өченче урынга чыкты. Хатын-кызлар арасында 6 нчы мәктәптән Юля Пигалева шулай ук бронзага лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: