Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәтле Владимир Назаров Австриядә дөнья чемпионатында бронза призеры булды

Австриядә узган чаңгыда узышу осталары арасындагы дөнья кубогы ярышларында катнашкан 30 илнең 1 меңнән артык кешесе арасында Әлмәттән Владимир Назаров та бар иде.

"Елховнефть" идарәсендә спорт буенча методист булып эшләүче югары категорияле тренер дүрт дистанциядә узыша. 15 километрга ирекле стильдә узышуларда ул бишенче, 10 километрга йөгерүдә өченче урын яулый һәм дөнья чемпионатының бронза призеры була. Якташыбыз Россиянең 45-49 яшьлекләр арасындагы эстафета командасына да кертелә. Владимир өченче этапта узыша. Команда финишка беренче булып килә. 45 километрга марафон узышуларында да әлмәтле сынатмый -дүртенче урын яулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса