Реклама
Яшьләр хоккей лигасының идарәче директоры Дмитрий Ефимов һәм лига үсеше буенча директор Сергей Яковлев эш визиты белән Әлмәттә булды.
Кыска вакытлы сәфәрдә кунаклар шәһәрдәге хоккей инфраструктурасы белән танышырга, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәҗрибәсен күрергә һәм югары хоккей лигасы чемпионатының «Нефтяник» - «Южный Урал» матчын карарга өлгерде. Дмитрий Ефимов әлмәтлеләрнең яшьләр хоккей лигасын үстерү юнәлешендәге идеяләренең кызыклы булуын һәм, һичшиксез, югарыда тикшереләчәген ассызыклады. Аның сүзләренчә, "Татнефть" - Татарстанда хоккей өчен җитди иганәче һәм партнер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы