Әлмәткә өч алтын һәм ике бронза медаль кайтты
Әлмәт көрәшчеләре чираттагы тапкыр җиңү яулады һәм районга 3 алтын, ике бронза медаль бүләк итте. Россия спорт мастеры Әсләм Шакиров истәлегенә Азнакайда уздырылган көрәш буенча республика турнирында 130 дан артык билбау остасы катнашты. Әлмәттән биш көрәшче барды.
Зөлфәт Галиуллин (70 кг кадәр), Айвар Билалов (100 кг кадәр), Ильяс Галимов (100 кг дан артык) үз үлчәү категорияләрендә җиңүче булып танылдылар. Рамил Бәдретдинов һәм Марсель Гозәеров өченче урын яуладылар. Ильяс Галимов әлеге турнирда да абсолют батыр булып танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа