Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт йөзүчеләре республика ярышларында өченче булдылар

Йөзү буенча Казанда узган Татарстан чемпионатында Әлмәттән 16 спортчы катнашты.

Төрле дистанцияләргә стартлардан әлмәтлеләр туган калаларына командалар арасында 3 урынга ия булып кайтты. 2 йөзүче абсолют чемпион булды. Милена Ибәтуллина үзен 400 метрга ирекле стильдә йөзүдә иң җитезе дип танытты. Эдуард Вәлиәхмәтовка 200 метрга йөзүдә тиңнәр табылмады. Җиңүчеләр икесе дә 2 нче лицейда белем ала һәм олимпия резервы балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнә. АГНИдан 2 студент шулай ук чемпионатта призлы урын яулады. Рөстәм Хәсәнов брасс белән 100 метр араны өченче булып үтте. Александр Лобанов комплекслы йөзү буенча 200 метрда шулай ук өченче килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250