Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт яшьләрен көтелмәгән хәлләр куркытмый

Шәһәр паркында Ватанны саклаучылар көненә, Бөек Җиңүнең 70 һәм Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 26 еллыгына багышлап "Ратник-2015" хәрби-спорт уены уздырылды.

Уенда оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре, югары һәм урта махсус уку йортларыннан барлыгы 15 команда катнашты. Уенда катнашучылар бер сәгать эчендә этапларда 24 сынауны узып иң күп баллны тупларга тиеш иделәр. Бәйге максаты хәрби-патриотик тәрбия бирү белән беррәттән гадәттән тыш хәлләрдә югалып калмау кебек сыйфатларны формалаштыру, гамәли һәм физик әзерлекне ныгыту иде. Әйтергә кирәк, максатка ирешелде. Предприятиеләр арасында иң күп баллны Әлмәт торба заводы командасы җыйды. Физик культура көллияте уку йортлары арасында беренчелекне яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса