Әлмәт яшьләре бильярд уйнауда осталыгын күрсәтте
Оешма-предприятиеләр, учреждениеләр һәм авыл җирлекләренең яшьләре арасында спорт бильярды буенча турнир узды.
Анда 18 дән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнашты. Кискен көрәштә "СМП-Нефтегаз" ААҖ командасы җиңү яулады. "Әлмәт җылылык челтәре" ААҖ яшьләре икенче, "Әлмәт торба заводы" командасы өченче урынга чыкты. Ерсубайкино яшьләре дүртенче урын яулап кайтып китте. Шәхси беренчелектә иң яхшы нәтиҗәне "СМП-Нефтегаз"дан Илдар Гыйбадуллин күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа