Әлмәт спортчылары билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге җиңүчеләре
Базарлы Матакта 1995-97 елгы үсмерләр арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге узды.
Ярышларда 22 төбәктән 195 спортчы бил алышты. Анда Әлмәт спортчылары да катнашты. 100 кг нан артык үлчәү авырлыгында безнең Андрей Чиндин беренче урын яулады. 90 кг үлчәү категориясендә исә Ирек Шәяхмәтов җиңүче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа