Әлмәт спортчылары беренче өчлектә
Казанда бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә бокс буенча Татарстан беренчелеге һәм чемпионаты үтте. Ярышта Татарстанның төрле районнарыннан 189 кешелек 15 команда катнашты.
Шәхси беренчелектә 56 кг-га кадәрле үлчәү категориясендә Илдар Саттаров өченче урын алды. 69А кг-га кадәрле категориядә Низамов Булат икенче, Хөснетдинов Илдар өченче булды. 69Б кг-га кадәр үлчәү категориясендә Әлмәт спортчысы Мостафин Альберт җиңеп чыкты. 91 кг-га кадәрле категориядә җиңүче - Виктор Вәлиәхмәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа