Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт спортчылары «Ак Барс Кубогы» карате буенча ВКФ Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясады

Әлмәтнең «Юность» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр 13-14 апрельдә Татарстан командасы составында Казанның Көрәш сараенда булып үткән «Ак Барс Кубогы» карате буенча ВКФ Бөтенроссия ярышларында көчләрен сынадылар.

Ярышларда катнашучылар арасында Россиянең 20 төбәгеннән спортчылар белән берлектә Төркия милли җыелма командасы да бар иде.

Азат Галиуллин өч бәйгедә өстен чыгып, үз категориясендә бишенче урынны яулады, Диана Жукова исә, әле ярты еллап кына шөгыльләнүенә дә карамастан, шушындый җитди турнирда 10-11 яшьлек кызлар арасында шулай ук бишенче булды.

Алена Утукина 14-15 яшьлек кызлар арасында бронза медаль яулап, Татарстанның бүләкләр сандыгын тагын да тулыландырды. Аленаның җаваплылык хисе, максатка омтылучанлык, ихтыяр көче кебек сыйфатларын «Юность» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең карате бүлегендә шөгыльләнүчеләр өчен өлге итеп куярлык.

Ярышларның гомуми нәтиҗәсе буларак, менә өченче ел инде Ак Барс күчмә Кубогы безнең республикада калды.

Рафаэль ЧУПАНОВ

«Юность» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250