Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт Сабантуенда ГТО нормаларын тапшырырга була

«Президент белән бергә» республика хәрәкәтенең җирле бүлеге 7 июнь көнне Әлмәт Сабантуенда «Спортивный Татарстан» мәйданчыгын оештыра.

«Президент белән бергә» республика хәрәкәте активистлары Сабантуйларда катнашырга әзерләнәләр. Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән Әлмәттә дә «Спортивный Татарстан» исеме астында яңа мәйданчыклар эшләячәк. Бу мәйданчыкларда республика халкы ГТО нормаларын тапшыруда үз көчләрен сынап карый алачак. Иң нәшатлар истәлекле призлар һәм грамоталар белән билгеләп үтеләчәк.

«Президент белән бергә» Татарстан хәрәкәте активистлары халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән шөгыльләнүне пропагандалаучыларга булышлык итү максаты белән янып яши. Бүген Татарстан - Россиянең спорт башкаласы. Анда профессионалларга да, һәвәскәрләргә дә спорт белән шөгыльләнү өчен бик яхшы инфраструктура булдырылган. Республикага Россия күләмендә генә түгел, дөнья дәрәҗәсендәге эре спорт вакыйгаларын үткәрүне ышанып тапшыралар. Агымдагы елның җәендә бездә спортның су төрләре буенча чемпионат үткәреләчәк, ә 2018 елда Татарстан футбол буенча дөнья чемпионаты этабын үзендә кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса