Әлмәт сабантуенда 650 кеше ГТО нормалары тапшырды
Әлмәт яшьләре "мөгез" чыгарырга ярата инде. Мисал өчен ял көннәрендә узган сабантуйда республиканың "Президент белән бергә" агымы активистларына кушылып, әлмәтлеләр "Спортивный Татарстан" мәйданы булдырды һәм ГТО нормалары тапшырды.
Әлеге агым сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән дуслыкны пропагандалый һәм, әйтергә кирәк, моны ярыйсы ук уңышлы башкара. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе юк. Безнең Татарстан - спортны үстерүгә барлык мөмкинлекләре булган Россия лидеры. Моны 2013 елның вакыйгасы булган Универсиададан башлап, быел уздырылачак халыкара су спорты төрләре, 2018 елга планлаштырылган футбол буенча дөнья чемпионатлары сөйли.
Балалар мәйданчыгында узган ГТО нормалары тапшыруда да активлык күрсәтте яшьләребез. Анда 3 яшьтән алып 650 кеше кеше катнашты. Араларында махсус спорт төрләре белән шөгыльләнүчеләр дә, үзләрен физик формада тоту өчен иртәнге зарядканы үз итүчеләр дә, башкалардан күрмәкче егетлекләрен сынап караучылар да бар иде. Турникта акробатик күнегүләр ясаган егет-кызларның чыгышларын караган район җитәкчелеге һәм Сабантуй кунаклары күргәннән канәгать калды. Алай гынамы, акыл көчен беләккә сала алган Әлмәт яшьләре бәйрәмнән аерата ямь табып уйнаучы балаларны, аларның әти-әниләрен һәм әби-бабайларын таң калдырып, әледән-әле тамашачыларның алкышларына күмелде. Аерата тырышкан 600 кеше мәйданнан диплом белән китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа