Әлмәт районының яшь хоккейчылары “Нефтяник” кубогы өчен ярыштылар
Әлмәт "Нефтяник" хоккей клубы кубогына авыл командалары арасында турнирга йомгак ясалды.
Әлеге уеннарның тантаналы төстә ябылу һәм яшь хоккейчылар парады "Юбилейный" спорт сараенда үтте.
Турнир икенче сезон рәттән үткәрелде. Анда 23команда көч сынашты, бу исә 400дән артык уенчы дигән сүз!
Беренче урынга, финал очрашуында Колшәрип авылы командасын җиңеп, икенче ел рәттән Сөләй авылының яшь хоккейчылары чыкты. Габдрахман авылының "Ярыш" командасы өченче урын өчен көрәштә Рус Акташы командасыннан өстен чыкты.
Фотолар "Нефтяник" хоккей клубының рәсми сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа