Әлмәт таңнары

Әлмәт полиция вәкилләре көч сынашты

Әлмәтнең полиция вәкилләре ничек ял итә? Белмисезме? Без дә белмәгәнбез шул! Баксаң, алар шар тәгәрәтергә ярата икән!..

Шәһәребезнең "Юбилейный" Спорт сараенда бильярд буенча ярышлар инде традициягә әйләнгән. Тиздән булачак эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган ярышларда милиция ветераннары көч сынашты.

Бильярдистларны Әлмәт полиция бүлеге начальнигы Дамир Гарипов сәламләде һәм, гадәттәгечә, уенны үзе башлап та җибәрде.

Реклама

Ярышлар ике категориядә узды: 60 яшькәчә һәм аннан өлкәннәр өчен.

11 иң көчле спортчы арасыннан Рөстәм Шәрифуллин һәм Рәшит Ярмиев беренче урыннарны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: