Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт пенсионерлары спортта сынатмый

Пенсионерларның III спартакиадасы кысаларында футбол буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә күңелле стартлар узды.

Ветераннар советы, районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе инициативасы белән уздырылган спорт ярышында 100 гә якын пенсионер, 30 лап бала - әби-бабайларның оныклары көч сынашты. Катнашучы пенсионерларның уртача яше 60 яшь булса да, аларны әби-бабай дип әйтергә тел әйләнми, чөнки һәммәсе дә күпкә яшь, энергияләре ташып тора. Спорт чарасына килүчеләрнең йөзләрендә - елмаю, күбесенең гәүдәләре хәтта яшьләрне дә сокландырырлык! Спорт белән махсус шөгыльләнми генә андый матурлыкка, физик формага ирешеп булмыйдыр, мөгаен.

Район җитәкчелеге пенсионерларга бушлай спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләрне тудыра: алар атнага берничә тапкыр бушлай спорт мәктәпләре һәм бассейннарга йөри - бу мөмкинлектән Әлмәтнең якынча 500 гә якын өлкән кешесе файдалана.

- Район дәрәҗәсендәге мондый ярышлар еш кына республика ярышлары масштабына кадәр үсә, - диде ветераннар советы рәисе урынбасары Марсель Надыров. - Без моңа инде әзерләнә башладык. Бүгенге чарага килгән пенсионерларның кайберләре республика ярышларында район данын яклаячак җыелма команда составына эләгәчәк.

Шулай ук ул мондый спорт ярышларының Әлмәт медицина профилактикасы үзәге белгечләре һәм спорт тренерлары белән киңәшләшеп, алар консультациясе ярдәмендә уздырылганын да җиткерде.

Спортны, сәламәт яшәү рәвешен үз иткән өлкәннәр, берничә яшь төркемендә көч сынашты: йөгерде, урыннан сикерде, тупны боҗрага кертте. "Хәрәкәттә - бәрәкәт, спорт безгә сихәт, дәрт-дәрман бирә, ә ярышлар безне очраштыра, аралашырга мөмкинлек бирә", - диләр өлкәннәр үзләре. Афәрин!

Роза Сәхбетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса