Әлмәт муниципаль районында Кыш Бабай призына бокс буенча ярыш турниры башланды
Турнирны район башлыгы М. Салихов ачты. Ул спортчыларга гадел ярыш һәм уңышлар теләде. Әлеге ярышта Әлмәттән, Рус Акташыннан, Чирмешәннән, Аргы Ямаштан 32 спортчы катнашкан.
- кеше яшәгән авылда спорт белән шөгыльләнүчеләр арта, чөнки авылда Виктор Городней ярдәме белән төзелгән "Виталий" клубы эшли. "Татнефть"та эшләүче Виктор Исак улы үзе дә бокс белән шөгыльләнгән. Аның ярдәме белән бокс спорт төре буларак, шәһәрдә генә түгел, район буенча да үсә. Турнир бер көн буена дәвам итәчәк. Ә нәтиҗәләр иртәгә билгеле булыр дип көтелә.
http://almetyevsk.tatar.ru/rus/index.htm/news/253542...
Фотолар http://vk.com/almetyevsk_city
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа